Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева музее (Шәмбалыкчы)
Фәхри Насретдинов һәм Бану Вәлиева музее (рус. Музей Фахри Насретдинова и Бану Валиевой) — Татарстанның Апас районы Шәмбалыкчы авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Апас туган якны өйрәнү музее филиалы. Күренекле опера җырчылары Фәхри Насретдиновның (Фәхри Хөсәен улы Насретдинов, 1911—1986) һәм Бану Вәлиеваның (Бану Нургали кызы Вәлиева, 1914—2003) тормышы һәм иҗаты белән таныштыра. ТарихТР милли музее филиалы буларак, музейга ике җырчының туган авылында 1996 елның 2 апрелендә нигез салынган. Музей авыл мәдәният йортының сул канатында урнашкан. Музейны оештыруда Татарстанның атказанган укытучысы Зиннәт Кәлимулла улы Хәйруллин (1923) башлап йөри. ЭскпонатларГомуми мәйданы 58 кв. м. Фондта 2 800 саклау берәмлеге (Ф. Насретдиновка багышланганы — 1 312, Б. Вәлиевага — 476 берәмлек). Күргәзмәләрдә җырчыларның шәхси әйберләре (концерт-спектакльләрдә кигән күлмәк-костюмнары), фотосурәтләр, фонограммалар урын алган. Экспозицияләрдә аларның иҗат юллары яктыртыла. Музейның бер бүлмәсе музыкаль салон итеп файдаланыла. Музейда Шәмбалыкчы авылы тарихы буенча материаллар да (көнкүреш җиһазлары, хезмәт кораллары, милли киемнәр, документлар, фотосурәтләр) урнаштырылган. Экскурсияләр
Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia