Ә. Ш. Әбдриев исемендәге «Җир һәм кешеләр» музее (Иске Шәйморза)
Ә. Ш. Әбдриев исемендәге «Җир һәм кешеләр» музее (рус. Музей «Земля и люди» имени А. Ш. Абдреева) — Татарстанның Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Чүпрәле районы туган якны өйрәнү музее филиалы. Авыл тарихы, Тарих1956 елда материаллар җыю эше башланган. Тарих укытучысы Әминә Заһит кызы Азизова башлап йөри. Музейны нигезләүче — күмәк хуҗалык рәисе Әхмәтгәрәй Шакирҗан улы Әбдриев (1923—2005) — Социалистик Хезмәт Каһарманы, 3 Ленин ордены, Октябрь Инкыйлабы ордены кавалеры. 1982 елның 26 маенда музей рәсми төстә ачылган. ЭкспонатларМузей фондында 9 500 (төп фондта 7 000) саклау берәмлеге. Экспозиция авыл тарихын чагылдыра. 9 күргәзмә залы булдырылган. Этнография залы XIX гасыр азагы — ХХ гасыр башы татар һәм чуаш халкының көнкүреш җиһазлары һәм кием тупланмасын күрсәтә. Экспозициядә шулай ук татар гаиләсенең торак йорты интерьеры торгызылган. Башка залларда Октябрь инкыйлабыннан соңгы авыл тарихы, пионер һәм комсомол оешмалары төзелеше тарихы, авылда күмәк хуҗалык оешу, Бөек Ватан сугышы чоры тасвирлана. Чүпрәле районы хакимияте заказы буенча Ә. Ш. Әбдриевның 75 яшенә сынчы Альфред Хәйрулла улы Габдрәшитов аның бюстын эшли. Бюст музейга бүләк ителгән[1]. Экскурсияләр
Сылтамалар
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia