Тәтеш төбәге тарихы музее
Тәтеш төбәге тарихы музее (рус. Музей истории Тетюшского края) — Татарстанның Тәтеш шәһәрендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Тәтеш төбәге тарихы белән таныштыра. ФилиалларыТарихТәтеш шәһәрендә музей оештыру эшен 1910 елда Тәтеш гимназиясе укытучылары башлап җибәрә. Музейның нигезе рәссам А. Ф. Мантель һ. б. РИ рәссамнары картиналары һәм графика әсәрләре тупланмасыннан башлана. Беренче экспонатлар миллиләштерелгән (тартып алынган) хосусый җыентыклар һәм Казаннан һәйкәлләрне саклау фондыннан кайтарылган экспонатлар була. Тәтештә музейның барлыкка килүенә җирле энтузиаст-туган якны өйрәнүче Тәтеш педтехникумы укытучылары: Н. К. Енгурин, И. В. Басманов, рәссам-коллекционер А. Ф. Мантель, танылган галим-тарихчы, археолог Н. Ф. Калинин , ТАССР Үзәк музее хезмәткәре П. Е. Корнилов, инкыйлабчы В. Н. Фигнер зур өлеш керткән. 1919 елның 1 декабрендә нигез салынган. 1920 елның 11 июлендә рәсми рәвештә, Тәтеш кантоны белем бирү бүлеге буларак, «Туган як музее» булып ачыла. Музейга нигез салучы — Н. К. Енгурин (1890—1972), беренче директоры — китапханә мөдире С. К. Нюберг. 1982 елдан — ТАССР Берләштерелгән Дәүләт музее (2001 елдан ТР милли музее) филиалы, 2006—2010 елларда — ТР Тәтеш районы мәдәният бүлегенә караучы «Тәтеш туган як музее». 2010 елдан — «Тәтеш төбәге тарихы музее» муниципаль бюджеттагы мәдәният оешмасы[2]. Бина1920—1925 елларда музей китапханә белән берлектә Халык йортында, 1925—1930 елларда педтехникум бинасында, 1959 елдан Чембарцевларның Чәй йортында эшләп килә. 2001 елның декабреннән музей Тәтеш һәм Буа шәһәрләренең нәселдән килүче хөрмәтле ватандашы, 1нче гильдия сәүдәгәре Петр Василий улы Серебряковның 1870 елда салынган йортында урнашкан. Әлеге бина — XIX гасырның икенче яртысы архитектура һәйкәле. ЭкспонатларМузейның гомуми мәйданы 274,7 кв. м., вакытлыча күргәзмәләр мәйданы 52,3 кв. м. Музей фондында 40 494 саклау берәмлеге (2015 ел) исәпләнә. Экспозициядә Тәтеш төбәге тарихы яктыртыла. Тәтеш тарихы XVIII — XIX гасырлар фотосурәтләрендә һәм документларында чагыла. Экспонатлар арасында 2003—2010 елларда тарих фәннәре кандидаты К. А. Руденко җитәкчелегендә «Тәтеш II» шәһәрчегендә (Вшиха тавы) алып барылган археологик казынулар вакытында табылган табылдыклар, кораллар җыелмасы (XI гасыр көбәсе, Степан Разин (1670-1671) һәм Емельян Пугачев (1773-1775) җитәкчелегендәге керәстиян сугышларында катнашкан туплар, XIX гасыр башы Кавалергард полкы кирасасы, XIV гасыр рус укчылары айбалтасы, XVII гасыр протазаны) урын алган. Татар, рус, чуаш, мордва халкының көнкүреш кирәк-яраклары, хатын-кызларның милли киемнәре күрсәтелә. Тәтеш төбәгенең күренеке шәхесләре — профессор Г. Х. Камай, ССРБ халык рәссамы М. В. Куприянов ( Кукрыниксларның берсе), спортчылар: Олимпия уеннары чемпионнары А. Н. Воробьёв (1924-2012), С. А. Дёмина , табиблар: фән докторы А. М. Боголюбов, Н. Я. Соколов, чуаш шигъриятенә нигез салучы Михаил Кузьмин-Сеспель, чуаш мәгърифәтчесе И. Я. Яковлев, язучы Тихон Педеркки, инкыйлабчы В. Н. Фигнер, опера җырчысы Н. Н. Фигнер, шагыйрә, мөгаллимә Маһруй Мозаффария, шагыйрь В. И. Панаев, рәссам В. М. Заверткин, И. В. Гугоров, И. С. Кузнецов һ. б. турында мәгълүмат тупланган. Экспозициядә сигез Советлар Берлеге Каһарманы — Тәтеш төбәгендә туучылар турында материал күрсәтелә. Экскурсияләр
Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia