Яшел Үзән тарихи-мәдәни мирасы музее
Яшел Үзән тарихи-мәдәни мирасы музее (рус. Зеленодольский музей историко-культурного наследия) — Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Яшел Үзән төбәге, Зөя өязе тарихы белән таныштыра. Филиаллар
Тарих1973 елда җәмәгать башлангычында тарих музее эшли. Шәһәр һәм район тарихы буенча экспонатлар туплауда туган як тарихын өйрәнүче сугыш ветераны М. А. Штатнов башлап йөри. 1980-1993 елларда — Халык иҗаты һәм этнография музее — ТР милли музее филиалы. 2002 елдан район мәдәният бүлеге карамагында. 2005 елда, Бөек Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан, Яшел Үзән тарихи-мәдәни мирасы музее ачыла. 2010 елда ике филиалы белән «Яшел Үзән районы музейлар берләшмәсе»нә керә. Бина1939 елда төзелгән балалар бакчасы бинасы. Ике катлы ике бина җылы үтеп йөрү юлы белән тоташтырыла. Бер бинада — күргәзмә заллары, икенче бинада — фондлар. ЭкспонатларГомуми мәйданы 362 кв. м. Музей фондында 15 000 экспонат: XIX—ХХ гасырлар Зөя өязе метрика китаплары, салам һәм күн мозаикасы эшләнмәләре, Бөек Ватан сугышы белән бәйле документлар (хатлар, һәлак булу турында хәбәрләр, бүләкләр, фотолар, сугыш турында истәлекләр һ. б.), орден һәм медальләр, XIX гасыр ахыры—ХХ гасыр башы көнкүреш әйберләре, нумизматика һәм бонистика, археология, таксидермия тупланмалары. Музейда 5 зал:
Экскурсияләр
Сылтамалар
ИскәрмәләрСылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia