Сара Садыйкова музее (Тутай)
Сара Садыйкова музее (рус. Музей Сары Садыковой) — Татарстанның Апас районы Тутай авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Апас туган якны өйрәнү музее филиалы. Күренекле татар композиторы Сара Садыйкованың (Сара Гариф кызы Садыйкова, 1906—1986) тормышы һәм иҗаты белән таныштыра. ТарихКомпозиторның әнисе Бибигайшә Әхмәдиша кызы Тутай авылында туган, шуңа күрә Сара Садыйкова әлеге авылны үзенең туган ягы санап, даими кайтып йөргән[1]. Авылда музей, ТР милли музее филиалы буларак, 1992 елның июнендә ачыла. Музейны ачу тантанасында композиторның кызы Әлфия Айдарская, ТР мәдәният министры урынбасары Мөҗип Низамиев, шагыйрьләр Гөлшат Зәйнашева, Мәхмүт Хөсәен, Фәннур Сафин, җырчылар Мингол Галиев, Люция Хәсәнова катнаша[2]. 2006 елның 19 декабрендә, композиторның тууына 100 ел тулу уңаеннан, Тутай авылында композиторның музее яңа бинада ачыла. Тутай мәктәбенә, Апас урамына исеме бирелә[3]. Музейны ачу эшендә композиторның кызы Әлфия Газиз кызы Айдарская башлап йөри. 1993—1998 елларда музей директоры — Н. Мотыйгуллина, аннары Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлап кайткан Вәкил Камил улы Мотыйгуллин. ЭкспонатларМузейның гомуми мәйданы — 81 кв. м. 3 күргәзмә залы бар. 1 400 саклау берәмлеге экспонат арасында Сара Садыйкованың шәхси әйберләре, концертларда кигән күлмәк-костюмнары, аксессуарлар, гастрольләргә алып йөргән чемоданы, пианиносы саклана. Рәссамнар Виктор Куделькин, Рушан Шәмсетдинов картиналары эленгән[4]. Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia