Кәрәкәшле музее
Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музее, С. Ш. Шәрәфиева исемендәге Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музее (рус. Каракашлинский краеведческий музей имени С. Ш. Шарафиевой) — Татарстанның Ютазы районы Кәрәкәшле авылында урнашкан муниципаль мәдәният учреждениесе (музей). 1993-2007 елларда — ТР Дәүләт музее филиалы. Кәрәкәшле тарихы, авылның күренекле кешеләре белән таныштыра.
Тарих1987 елның 2 ноябрендә Кәрәкәшле мәктәбе бинасында 70 экспонат белән ачыла[2]. 1993-2007 елларда ТР Дәүләт музее (хәзерге ТР милли музее) филиалы булып тора. 2008 елның 1 гыйнварыннан — Ютазы районы мәдәният бүлеге бүлекчәсе, 2010 елдан — муниципаль учреждение. 2009 елда музейга аңа нигез салучы Сәлимә Шәмсетдин кызы Шәрәфиева исеме бирелә. ТасвирламаЭкспонатлар саны 15 меңнән артык (төп фондта 9 мең, фәнни-ярдәмче фондта 6 мең). Күргәзмәләрдә нумизматика, язма чыганаклар, матди чыганаклар, рәсем сәнгате тупланмалары урын алган. Төп бүлекләре
Экскурсияләр
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia