Салих Сәйдәшев музее (Өбрә)
Салих Сәйдәшев музее (рус. Музей Салиха Сайдашева) — Татарстанның Биектау районы Өбрә авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Биектау районынының Биектау төбәк музее филиалы. Күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшевның (Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев, 1900—1954) тормышы һәм иҗаты белән таныштыра. Тарих![]() Өбрә авылында композиторның бабасы Бикчәнтәй, аның дүрт улы Бикмөхәммәт, Мөхәммәди, Җамалетдин (композиторның әтисе), Сабирҗан туган. Сугышка кадәр Салих Сәйдәшев Өбрәгә еш кайтып кунак булган. Салих Сәйдәшев музее Бикмөхәммәт Сәйдәшев нигезендәге агач йортта җәмәгать башлангычында ачыла. Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесенең карары белән 2011 елның 1 гыйнварыннан Биектау төбәк музее филиалы итеп беркетелә. ЭкспонатларӨч залда күргәзмә оештырыла. Беренче зал Өбрә авылы тарихы, гореф-гадәтләре белән таныштыра. Икенче залда авыл керәстияны йортының интерьеры торгызылган. Өченче зал композиторның тормышы һәм иҗаты белән таныштыра. Экспозиция авторлары — Л. Г. Вәлиева, Л. Б. Муллина, Р. А. Гасыймова. Залда композиторның пианиносы, шәхси әйберләре, чыгышлары турында афишалар һ. б. экспонатлар урын алган. 2017 елның 19 маенда музей яңа төзелгән кирпеч бинага күченә. Аны ачуда композиторның оныгы Камил Сәйдәшев һәм аның хатыны катнаша, музейга үз картиналарын бүләк итәләр[1]. Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia