Шәйхи Маннур музей-китапханәсе (Тулбай)
Шәйхи Маннурның мемориаль музей-китапханәсе (рус. Мемориальный музей-библиотека Шайхи Маннура) — Татарстанның Мамадыш районы Тулбай авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Мамадыш туган якны өйрәнү музее филиалы. Күренекле татар язучысы Шәйхи Маннурның (Шәйхелислам Фәрхулла улы Маннуров, 1905—1980) тормышы һәм иҗаты белән таныштыра. Тарих![]() Шәйхи Маннур 1957 елда туган авылында үз акчасына китапханә салдыра, аңа 100 китап бүләк итә. 1980 елда китапханәгә Шәйхи Маннур исеме бирелә. 1995 елның 24 гыйнварында әлеге бинада, ТР милли музее филиалы буларак, музей ачыла [1]. 2015 елдан — Мамадыш туган якны өйрәнү музее филиалы. ЭкспонатларМәйданы 83 кв. м. Фондта 4 600 саклау берәмлеге: язучының шәхси әйберләре (орденнары), кулъязмалары, китаплары (шул исәптән, 1920-елларда латин язуында нәшер ителгән беренче китаплары), шәхси китапханәсе урын алган. Ш. Маннурның әтисе алып кайткан шахтер лампалары тупланмасы, сөлгеләр тупланмасы кызыклы. Экспозиция Тулбай авылы тарихы, татар халкының көнкүреше әйберләре, киемнәре белән дә таныштыра. Экскурсияләр
Сылтамалар
Моны да карагызИскәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia